Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бүләккә мунча себеркесе»

Тукай районы Мусабай-Завод авылында көтеп алган “Авыл җыены” быел 22 июльдә үткәрелде. Бәйрәмне үзебезнең авыл егете, хәзерге вакытта Казанда яшәүче, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, “Болгар радиосы” алып баручысы, “Риваять” этно-төркеме солисты Ильмир Ямалов алып барды.

          Программада авыл халкы актив катнашты. Гадәттәгечә яңаданяңа кызыклы уеннар: гер күтәрүдән аермалы буларак гер ату бәйгесе, киленкилендәш, кодагыйлар, укытучылар арасында күз бәйләп капчык сугышын бик кызыксынып уйнадылар. Яшь артистлар гына түгел, Казаннан махсус чакырылган популяр кунаклар да бар иде. Германия, Франция, Италия һәм башка илләрдә танылган баянист, виртуоз, халыкара фестиваль-конкурслар лауреаты Айдар Вәлиевның уйнавы халык күңелен сихри моңга күмде. Башкалабыз кунаклары, “TMTV телеканалы музыкаль телевизион премиясе” лауреатлары Ильназ Бах һәм Гүзәл Идрисованың дәртле җырларын халык рәхәтләнеп кабул итте. Аларга гадәттән тыш чәчәк бәйләмнәре урынына истәлекле бүләкләр - мунча себеркеләрен Клара Габделхакова тапшырды.

           Халык күңеленә якын булган бәйрәмнәр җәй уртасында ял итү чарасы буларак традициягә әйләнеп кабатланып торсын иде. Әлеге чараны оештыручыларга, килгән кунакларга, үзебезнең авылдан чыккан ярдәмчел егетләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

                                                                 

                                                                    Мусабай-Завод авылы мәдәният хезмәткәрләре Нагыймова Э.И., Зарипова С.Х

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев