Битлек киясезме?
Коронавирус таралуга каршы район башлыгы күрсәтмәсе белән оештырылган мобиль төркем авылларга тикшерүләр белән график буенча йөри.
Мондый рейдларда җирлекләрдәге объектларда, транспортта саклану чараларының һәм битлек киеп йөрү режимының үтәлеше тикшерелә. Әйтик, 14 октябрьдә үткәрелгән рейд вакытында битлек кию режимын бозу очрагы буенча бер беркетмә төзелде. Ә гомумән, Тукай районы буенча коронавируска каршы чаралар үтәлеше канәгатьләнерлек. Бу турыда авыл җирлеге башлыклары каршында оештырылган мобиль төркемнәр дә кайгырта, алар көн саен кисәтү чараларын үткәреп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев