Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Әлһәмдүлилләһ! Барлык мөселманнар өчен дә олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә дә җиттек. Районыбызның һәрбер мөэмин-мөселман бәндәсен шушы көнгә ирешү белән котлыйм. Белгәнебезчә, мөселман кешесе һәркемгә хәерхаһлы булырга, һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул кешелеклелек кануннарын - үзебез турында гына түгел, җәмгыятебез тарафыннан кыерсытылган,...

Әлһәмдүлилләһ! Барлык мөселманнар өчен дә олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә дә җиттек. Районыбызның һәрбер мөэмин-мөселман бәндәсен шушы көнгә ирешү белән котлыйм. Белгәнебезчә, мөселман кешесе һәркемгә хәерхаһлы булырга, һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул кешелеклелек кануннарын - үзебез турында гына түгел, җәмгыятебез тарафыннан кыерсытылган, кимсетелгән кешеләрне, туганнарыбызны, якыннарыбызны да искә алу өчен бер форсат.

Корбан гаете янәдән иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьландырырга, начар уйлардан, явызлыктан арынырга сәбәпче булып тора. Шуңа да мөселманнар әлеге олуг бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Ошбу изге бәйрәм көнне без, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, яхшы гамәлләр генә кылып, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итәргә тырышабыз. Корбаннарыбызны чалганда туганнарыбызны, дусларыбызны, күршеләребезне искә алып, алар белән яхшы мөнәсәбәтләребезне тагын да җанландырып, бу шатлыклы көнне бергәләп бәйрәм итәбез.

Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, укыган намазларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, хаҗларыбызны, догаларыбызны һәм дә чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Корбан бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев