Биш ел эчендә Яр Чаллыда юлларны ремонтлауга 10 млрд сум акча юнәлдерелгән
2025 елда гына да финанслау суммасы 4,5 млрд сумнан артык.
Яр Чаллыда соңгы биш елда урам-юл челтәрен ремонтлауга 9 млрд 760 млн сум акча бүлеп бирелгән. 2025 елда гына да финанслау суммасы 4,5 млрд сумнан артык тәшкил итте, бу бөтен чорда иң эресе булды. Бу хакта атналык киңәшмәдә шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте.
«Биш ел эчендә бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 9 млрд 760 млн сум тәшкил итә, бу юлларны норматив хәлгә китерүдән тыш, Халык контроле системасында 4 596 гаризаны хәл итәргә мөмкинлек бирде", - дип билгеләде Вилданов. Аның сүзләренчә, финанслауны җәлеп итүдә шәһәр Мэрының төбәк һәм федераль структуралар белән хезмәттәшлек буенча конструктив эше сизелерлек роль уйнаган. Мондый алым шәһәрнең инфраструктура үсешен ныгыта һәм шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев