Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән мәктәбе укучылары WorldSkills Ачык төбәк чемпионатында беренче урын яулады

7-9 апрельдә башкалабызның "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә эшче һөнәрләр буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты үтте. Анда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 17 төбәгеннән студентлар 56 компетенция буенча көч сынашты. Шулай ук чемпионат кысаларында төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар...

7-9 апрельдә башкалабызның "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә эшче һөнәрләр буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты үтте. Анда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 17 төбәгеннән студентлар 56 компетенция буенча көч сынашты. Шулай ук чемпионат кысаларында төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар осталыгын сынады. Юниорлар арасында Тукай районының Биклән мәктәбеннән "Робототехника" түгәрәгенә йөрүче укучылар командасы катнашты. Командада 8 класс укучысы Латыпов Ирек һәм 7 класс укучысы Нуриев Ринас иде (тренерлары Ренат Якупов). Алар "Мобиль робот техникасы" компетенциясендә үз көчләрен сынап карадылар.

Фотода: роботны җыю вакыты.Чаллыдагы ярышлардан аермалы буларак, роботны урында 1 сәгатьтә җыярга кирәк.

Ике көн барган ярыш нәтиҗәләре буенча республикада безнең команда беренче урынны алды. Аларны 9 апрельдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткән һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев тәбрикләде, дип хәбәр итә Биклән мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Якупова. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев