Бүген Биклән авылында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы якташларына һәйкәл ачуга багышланган тантаналы митинг узды.
Монументны төзү инициативасы ветераннарның үзләренеке, ә аны куюда төп рольне авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев һәм Әфган сугышы ветераны Фәрит Галәветдинов уйнады. Үзара салым программасы кысаларында авыл халкы финанс ярдәме күрсәтте. Һәйкәлнең авторы-скульптор Вадим Иксанов.
Митингта хәрби хәрәкәтләр ветераннары, СВО катнашучылары, хакимият вәкилләре һәм җирле халык катнашты. Тантаналы нотык белән Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгыш ясады.
Тантана кысаларында Камил Нәҗмиев һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре (үлгәннән соң) тапшырдылар.
Батырлык ордены белән:
- рядовой Әхнәф Солтан улы Исмәгыйлев,
- өлкән сержант Андрей Викторович Горшков,
- рядовой Марат Рәҗәп улы Шияпов.
Суворов медале белән рядовой Виктор Федорович Генералов.
II дәрәҗә Батырлык өчен медаль белән рядовой Илнур Фәйзрахман улы Сафин.
«Батырлык өчен» медале белән кече лейтенант Артем Юрьевич Плотников һәм II дәрәҗә Батырлык өчен медаль белән сержант Айрат Гали улы Закиров бүләкләнделәр.
Һәйкәл төзүдә ярдәм иткән волонтерлар һәм активистлар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Камил Нәҗмиев Рәхмәт хатлары тапшырды:
- Роберт Габдулла улы Туктуевка (сугышчан хәрәкәтләр ветераны),
- Фәнил Фидаил улы Миңнебаевка,
- Илнур Фидаил Улы Миңнебаевка,
- Габдулла Габделхәй улы Кәлимуллинга,
- Мирза Бәдертдин улы Гыймадиевка.
Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Координация советы ветераннарны патриотик тәрбияләүгә һәм аларга ярдәм итүгә керткән өлешен билгеләп үтте:
- Мансур Шакирҗан улы Сәхбиев (Биклән җирлеге башлыгы),
- Фидаил Фәиз улы Миңнебаев (сугышчан хәрәкәтләр ветераны),
- Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәева (шагыйрә, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре),
- Фирия Таһир кызы Гарипова (СВО волонтеры),
- Мөдәфис Сабит улы Ахунов (Биклән җирлегенең имам-хатыйбы).
Һәйкәл Ватанны саклаучыларга мәңгелек рәхмәт символына әверелде. Без аларның батырлыкларын мәңге онытмабыз.
Нет комментариев