Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Библиокыш» фестиваленә рәхим итегез

Районда ел фасыллары фестивальләре дәвам итә. «Библиокыш» фестивале 17-19 февраль көннәрендә Круглое Поле поселогының китапханәсендә үткәреләчәк. Райондашларны Льюис Кэрролл иҗат иткән «Алиса в стране чудес» һәм «Алиса в Зазеркалье» әсәрләренә нигезләнеп уздырылачак мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз.

Фестиваль кысаларында анда катнашучылар үз куллары белән курчак ясарга өйрәнәчәк, махсус тегелгән өс киемнәрен тәкъдим итәчәк, рәсемнәр бәйгесендә катнашачак, шулай ук әкият язучылар образына кереп, әкиятчеләр буларак үзләрен таныта алачак. Конкурс җиңүчеләренә I, II һәм III дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылачак.

Тулырак мәгълүматны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «КультУРА начинается с меня» төркеменнән алырга яисә 70-41-80 телефоны аша үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренә мөрәҗәгать итәргә була.

Безнең белән бергә Льюис Кэрролл иҗат иткән могҗизалар иленә рәхим итегез! Бары тик сезнең өчен генә иҗат мастер-класслары, кызыклы бәйгеләр, квест-уен, олы-олы курчаклар, әкияти кышкы фотосессия, махсус мюзикл һәм спектакль әзерләдек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев