Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенгә төп эшләрнең берсе – туфракны эшкәртү

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда пландагы 56751 гектар мәйданның 29851 гектары тулысынча эшкәртелгән. Бу - барлык мәйданның 53 проценты дигән сүз. Бүгенге көндә хуҗалыклар өчен туфрак эшкәртү төп эш булып тора. Районда, яңгыр яву сәбәпле, силоска кукуруз уру, бәрәңге алу, яшелчә җыю эшләре туктап торды. «Кырда...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда пландагы 56751 гектар мәйданның 29851 гектары тулысынча эшкәртелгән. Бу - барлык мәйданның 53 проценты дигән сүз. Бүгенге көндә хуҗалыклар өчен туфрак эшкәртү төп эш булып тора. Районда, яңгыр яву сәбәпле, силоска кукуруз уру, бәрәңге алу, яшелчә җыю эшләре туктап торды. «Кырда югары дымлылык, техника керә алмый», - диләр авыл хуҗалыгы белгечләре. Шулай да бүгенге көнгә 25 мең тоннадан артык силос әзерләнгән, 108 гектар мәйданнан 2572 тонна бәрәңге җыеп алынган. Гектарыннан уңыш 238 центнер тәшкил итә.

Һава торышы начар булуга карамастан, «Кама» агрофирмасының чөгендер басуларында эш туктап тормый. Барлыгы 1787 гектардан 63 мең тоннага якын татлы тамыр алынган. Бу - барлык мәйданның 59 проценты. Уңыш гектарыннан 351 центнер тәшкил итә.

Фотода: "Кама" агрофирмасы кырларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев