Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең Ләйлә җиңүче

«Алмаш» укыту-тренировка базасында «Нефтехимик» спорт клубының «Түбән Кама Нефтехим» призына кросс буенча республика ярышлары узды. Аларда 10 яшьтән өлкәнрәк, ун шәһәрдән һәм район үзәкләреннән 300 спортчы катнашты. Катнашучыларның төп өлешен мәктәп укучылары – 2005 елдан 2012 елга кадәр туган егетләр һәм кызлар тәшкил итте. Иң өлкән яшь категориясендә шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар катнашты.

Дистанцияләр яшькә  карап, 1 километрдан алып 5 чакрымга кадәр иде. 2007-2008 елларда туучылар арасында 2 километрга йөгерүдә Тукай районыннан Ләйлә Вәлиуллина җиңүчеләрнең берсе булды. Аңа 13 яшь. Ләйлә Яңа поселогы урта мәктәбе укучысы, ул республика ярышларында күп тапкырлар катнашып алдынгы урыннарны яулады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев