Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең куанычыбыз

Мусабай-Завод авылында озак вакыт почтальон булмыйча торды. Үзебез почтага барып газеталарны алып йөрдек, пенсияне дә барып ала идек.

Болай йөрү пенсионерлар өчен авырлык тудырды. Түләүләрне кайбер кешеләр күрше Борды авылы почтасына башкардылар. Ниһаять безгә дә бәхет елмайды, Эльмира Гайнанова почтабызга эшкә килде, ул үзе дә җитәкче булып та, почтальон булып та хезмәт куя. Көн саен почтаны кабул итә, аннан халыкка таратып чыга. Почта тарату хезмәте- җаваплы, акча белән эш итә торган урын, ялгышырга ярамый. Почтальоннарның хезмәт хакы күп түгел, шуңа да ул эшкә барырга кеше атлыгып тормый. Мин аларның хезмәт хакларын күтәрүләрен телим.

Почта эшләсә, почтальоннар булса газета-журналларга язылучылар да күп була. Мин үзем гомер буе “Якты юл” газетасын яздырып алам, әле тагын башка газеталарга да язылдым, чөнки хәзер почта таратучы Эльмирабыз бар. Без аны һәрвакыт көтеп алабыз, ул якты йөз белән килеп кергәч өйләр яктырып китә. Эльмира кешеләрне ярата, ихлас күңелдән сөйләшә. Аның белә аралашуы рәхәт. Сәламәт булып эшләвен телибез, олы куанычыбыз ул.

Гөлчирә Бикмөхәммәтова, Мусабай-Завод авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев