Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең инспектор – призлы урында

18-19 сентябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә "Татарстан Республикасының иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре" исеменә һөнәри осталык конкурсының финал өлеше үтте. Финалда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 14 инспектор катнашты. Алар зона этаплары буенча сайлап алынды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен, ЮХИДИ эшчәнлегенә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагылышлы норматив...

18-19 сентябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә "Татарстан Республикасының иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре" исеменә һөнәри осталык конкурсының финал өлеше үтте.

Финалда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 14 инспектор катнашты. Алар зона этаплары буенча сайлап алынды.

Реклама

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен, ЮХИДИ эшчәнлегенә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагылышлы норматив документларны белү, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча көч сынаштылар. Алар шулай ук техник һәм физик әзерлекләрен, машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурста I урынны Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте һәм эзләү бүлеге башлыгы Ш. Шәмсетдинов, II урынны шулай ук Яр Чаллыдан юл-патруль хезмәте инспекторы И. Миңнеханов, III урынны Тукай районы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең өлкән дәүләт инспекторы Р. Вилданов алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X