Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең чемпионнар!

Дилфәт Кашапов һәм Тимур Игнатьев Россия чемпионнары.

Тукай районыннан Дилфәт Кашапов һәм Тимур Игнатьев 23-29 сентябрьдә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында биатлон буенча Россия беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар Смоленск шәһәренең «Чайка» биатлон комплексында узды.  

28 сентябрьдә Дилфәт Кашапов «Кросс-эстафета»дисциплинасында тарихи җиңү яулады. Әлеге җиңү Татарстан җыелма командасы өчен бу дисциплинада Россия беренчелегендә тарихта беренче булды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда зачетында өченче урынны алды. 

Егетләребезне котлыйбыз! Бу җиңү аларны яңа үрләргә рухландырсын! Әти-әниләренә һәм тренерлары Вәлиев Ришат Марат улына аерым рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев