Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең уенчылар республика сәхнәсендә

Тукай районның «ШаярТу» исемле җыелма КВН командасы кичә «Әйдә, ШаяРТ!» татар лигасының чирек финалында катнашты.

Команда составында Куады, Биклән, Бәтке, Теләнче Тамак егет-кызлары бар. Уен Казанның Габдулла Кариев театрында узды. Шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесендә Балтач, Арча, Мөслим, Зәй, Саба, Әлмәт, Мамадыш, Яңа Чишмә районнарыннан, Мәскәү шәһәреннән җыелма командалары көч сынаша. Жюри әгъзалары – танылган җырчылар Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Илназ Сафиуллин, Айваз Садыйров, Әбри Хәбриев, Лилия Хәйруллина, Гөлназ Сәфәрова, блогер Татар Малай һәм башкалар. Уенның телевизион версиясен дә карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев