Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең авыл герое

Иштирәк авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның тууына 100 ел тулуны без газетабызда хәбәр иткән идек инде. Узган ялларда аның туган авылында бу вакыйганы зурлап билгеләп үттеләр. Алдан авылда геройны искә алу декадасы игълан ителде. 

Мәктәп укучылары бу арада К.Якуповның тормыш юлы, күрсәткән батырлыклары, сугыштан соңгы эшчәнлеге, аның илебез тарихындагы якты эзе турында өйрәнделәр, аңа багышлап тематик дәресләр узды, стена газеталары чыгардылар. 
Геройга багышланган зур кичә оештыру идеясен Кәли-мулла Якуповны якыннан белгән, туганнары белән аралашкан шәхес  – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева тәкъдим итте. Клубта бу көнне тантана хакимлек итте. Кичәгә килүчеләрне ишек төбеннән үк җырлап каршы алдылар, фронттагыча әзерләнгән карабодай боткасы белән сыйладылар. 
Башта Кәлимулла Якупов турында документаль фильм күрсәтелде. Гөлзада Рзаева тамашачыларга шәхси истәлекләрен сөйләде. Аны тамашачылар тын да алмый тыңлады. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина авыл тарихында геройның тоткан урынына басым ясады. Әсгать Хәертдинов Кәлимулла Якупов белән очрашу-аралашу тәэсирләре белән уртаклашты. Аны бик тәртипле, итагатьле, туган авылын, авылдашларын хөрмәт итә торган шәхес итеп тасвирлады. Кичә барышында Бөек Жиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары Михаил Палладиевка, Раиса Сәхипгәрәевага медальләр тапшырылды. Михаил Кириллович та сәхнәгә менгәч, Кәлимулла Якуповка кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. 
Кичә искиткеч жылы һәм эчтәлекле булды. Иштирәк халкы һәм район авылларыннан жыелган күпсанлы кунаклар каршында мәдәният йортлары, «Энергетик» мәдәният йорты коллективлары үзләренең иң уңышлы чыгышларын тәкъдим итте. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Гөлзада Рзаевага мондый очрашуны оештыруны башлап йөргәне өчен рәхмәт әйтеп чәчәк бәйләме бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина кунакларга Бөек Жиңүнең 75 еллыгы логотибы төшерелгән кружкалар тапшырды. 

/ Фото Иштирәк авыл җирлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев