Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без кайдадыр эшләп җиткермибез

Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен энергия- һәм ресурс саклауга игътибар итәргә чакырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада энергия- һәм ресурс саклау юнәлешендәге эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Бүген Татарстан Хөкүмәте утырышында ул шул хакта белдерде. Республика бу юнәлештә акрынлап үз позицияләрен югалта бара, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Татарстан...

Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен энергия- һәм ресурс саклауга игътибар итәргә чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада энергия- һәм ресурс саклау юнәлешендәге эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Бүген Татарстан Хөкүмәте утырышында ул шул хакта белдерде.

Заседание Правительства Республики Татарстан по вопросу реализации государственной программы "Энергосбережение и повышение энергетической эффективности в Республике Татарстан на 2014–2020 годы" по итогам 2017 года и задачах на 2018 год". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Республика бу юнәлештә акрынлап үз позицияләрен югалта бара, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты җитәкчеләргә, энергия нәтиҗәлелегенә бәйле проблемаларны хәл итә алмаган очракта, аклану өчен дәлилләр эзләмәскә киңәш итте. Әлеге хәлдән чыгуның бер юлы - энергосервис өлкәсендә килешүләр төзү, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Заседание Правительства Республики Татарстан по вопросу реализации государственной программы "Энергосбережение и повышение энергетической эффективности в Республике Татарстан на 2014–2020 годы" по итогам 2017 года и задачах на 2018 год". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Татарстанга үзенең энергетик потенциалыннан файдаланырга кирәк, дип фикер йөртә республика лидеры. Бүгенге көндә «ТАИФ» компаниясенең эчке ягулык ресурслары хисабына булдырылган күпсанлы проектлары бар. Татарстан Президенты фикеренчә, Зәй ГРЭСы да җитди потенциалга ия.

Заседание Правительства Республики Татарстан по вопросу реализации государственной программы "Энергосбережение и повышение энергетической эффективности в Республике Татарстан на 2014–2020 годы" по итогам 2017 года и задачах на 2018 год". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

«Без әлеге ГРЭСны яңарту эшенә керешергә тиеш, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Республика бүгенге көндә безнең көндәшлеккә сәләтле булмавыбыз аркасында электр энергиясен читтән сатып ала. Бу юнәлештә тиешле карар кабул итәргә кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев