Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Без булдырабыз: авылларда өмәләр дулкыны

Туган җирен яраткан кеше аның чисталыгын да кайгырта. Тукай районының Яңа Сарайлы, Бакчасарай һәм Биклән авылларында яшәүчеләр бердәм булып өмәгә чыктылар. Клуб тирәләрен, зиратларны тәртипкә китергән халык хәзер тагын да зуррак эшкә — изге чишмә башын төзекләндерүгә алынырга җыена.

Яңа Сарайлыда эш кайнап тора: авылның актив халкы клуб, медпункт һәм мәчет тирәсен ялт иттерде. Ир-атлар исә зиратны чистартуны үз өсләренә алды.

«Менә шулай бергә һәм тату булып игелекле эшләр башкарабыз. «Без булдырабыз!» — безнең активистларның төп шигаре бу», — дип горурлык белән сөйли авыл хезмәтчәне Айсылу Юмагулова.

Бу игелекле эстафета күрше авылларда да дәвам итте. Бакчасарай һәм Биклән халкы да читтә калмады: алар урамнарны гына түгел, зират юлларын да төзекләндерделәр. Ләйсән Зиннәтуллина хәбәр итүенчә, бу бары тик башы гына.

Алдагы максат — Биклән авылындагы чишмә тирәсен тәртипкә китерү. Бу урын авыл халкы өчен һәрвакыт үзәк нокта булды: монда суга гына килмиләр, очрашалар, аралашалар. Хәзер исә чишмә буен тагын да күркәмрәк һәм уңайлырак итү теләге барысын да берләштерә.

«Барлык теләүчеләрне бу изге эшкә кушылырга чакырабыз! Бергәләп без күбрәкне эшли алабыз — чисталыкны саклыйбыз, традицияләрне яшәтәбез һәм кече ватаныбызны тагын да яхшырак итәбез», — дип мөрәҗәгать итә активистлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев