Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бердәмлек, изгелек таулар күчерергә сәләтле

Колыш авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Кешеләре изге күңелле һәм ярдәмчел. Мин шунда туып-үстем, шунда гомер кичерәм. Рамазан ае мөбарәк булсын, дигән теләктә кулыма каләм алдым. Күптән инде язарга җыендым, изге күңелле кешеләребезгә һәр барча авылдашлардан рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә.

Авылыбыз кешеләре борынгы бабаларыбыздан ук килгән гадәт буенча чишмәләрне, зиратларны чистартып торалар. Язга чыгу белән олысы-кечесе, авылдашлар мәңгелек йортта яткан әти-әниләре, кардәшләре, әби-бабалары җирләнгән каберләрне чистарталар, уртак тырышлык белән зиратны ялт итеп куялар.

Дин иреге бирелеп, республикабызда мәчетләр төзелеше киң колач алды һәм бу игелекле гамәлдән безнең авыл да читтә калмады. 1993 елда авыл халкы, бергә киңәшләшеп, мәчет төзү хәстәрен күрә башлады. Шул ук елда авылыбыз улы Фәрит Әхмәтов мәчет өчен менә дигән бура кайтартты. Аны авыл кешеләре өмә ясап күтәрде. Бөтен эшләрне Гыйльмулла Гарифуллин оештырып йөрде. Авылны мәчетле итүгә хәленнән килгән һәр кеше үзеннән өлеш кертте. Шәһәрдә яшәүчеләребез дә бик күп акчалата ярдәм күрсәтте. Чыгымнарның барысын да авыл халкы үз өстенә алды. Бергәлектә көч дип юкка гына әйтмиләр - бер ел дигәндә авыл уртасында тирә-якка ямь биреп, ярым айлы мәһабәт мәчет калыкты.

Ул еллар авылда шундый бер күтәренкелек тудырды - мәчет халыкка тансык иде. Әхмәтнур абый Фәрваев күңелләргә үтә торган мәкам белән азан әйтә, Миңзәки абый Гарифуллин белән дини тәрбия эшләрен киңәшләшеп, килешенеп алып бардылар. Имам-хатыйбыбыз Гыйльмулла абый Гарифуллин халыкны дингә тартырга тырышты, вәгазьләре үтемле, уйландыра торган иде. Кайда барса да күпләп дини китаплар алып кайтып таратты. Дисбеләр юк вакыт иде, 2-3 мәртәбә хаҗга барды, аннан авылдашларга бүләк итеп дисбеләр алып кайтты. Вафат инде ул, урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Мәчетле булгач, безнең - хатын-кызларның да анда барасы, дин сабаклары аласы килде. Шул теләкне истә тотып, остабикәбез Гайнелҗинан Сәхәбиева безне укытырга риза булды. Аның ярдәмендә намаз укырга өйрәндек, әниләрдән ишетеп өйрәнгән догаларны дөресләп укырга да ул күнектерде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Гыйльмулла абый да, Әхмәтнур абый да, Гайнелҗинан абыстай да якты дөньяда юк инде. Изге айда аларга багышлап кылган догаларыбыз барып ирешсен. Ни хәл итәсең, кеше гомере бары бер мизгел, шулай да вафатларыннан соң да матур эшләре, гамәлләрендә, безнең күңелләрдә яши алар.

Хәзерге вакытта Гыйльмулла абыйның эшен энесе Миңзәки абый дәвам итә. Мөәзинебез Зөфәр Сәхәбиев. Шәһәрдәге Ак мәчеттә дин белеме алган Фәнүзә Сабирова авылдаш хатын-кызларга дини гыйлем бирә. Мөслимә Сабирова, Мөнирә Гәрәева, Фәния Әхмәтова, Фәттәхетдин кызлары Гөлүсә, Гөлфирә остазларына бик рәхмәтле.

Мәчетне төзү белән үк электр белән җылытуга көйләгәннәр иде. Заманалар үзгәреп тора, яңа технологияләр барлыкка килә. Мәчетебезгә идән астыннан җылыту системасы эшләргә булдылар. Билгеле инде, шактый чыгым сорый торган эш бу: җылыткычын урнаштырырга, торбалар алырга, күпме материаллар кирәк. Мәрхәмәтле, игелекле кешеләребез бар, шөкер. Шәһәрдә яшәсәләр дә авылыбызның киләчәген, бүгенгесен кайгырталар. Тәлгать Арсланов, Мирзаян Нуретдинов бу эшне үз өсләренә алдылар. Эчтәге эшләрне Марсель Габденуров, Вагыйз Зәйдиев башкара. 4 КамАЗ комны эчкә ташып, таратуда авыл егетләре Мисхәт Фәрваев, Әнвәр Галиәхмәтов, Гайфетдин Зәйдиев эшли. Идәнгә җәясе паркетларны Марат Марсель улы алып кайтты. Һәм мәчет түбәсен ябу өчен калай алырга акчалата ярдәм итте. Ярым айлы мәчет манарасын күз явын алырлык итеп бертуган Рамил белән Фәнил Хамматовлар калай белән тышлап эшләделәр. Эш барышында нәрсә җитми, нәрсә кирәк, үзенең машинасында Илфат Зәйдиев йөреп торды. Авыл мөәзине Зөфәр Сәхәбиев мәчетнең тышкы стеналарын калай белән тышлады. Имамыбыз Миңзәки Гарифуллин мәчетнең тәрәзәләрен заманчага алмаштырды. Кәүсәрия Арсланова тәрәзәләргә матур челтәрләр кайтарып куйды. Мәчетебезнең эче дә, тышы да ялт итеп тора, тәрәзә төпләрен яран гөлләре бизи. Аларны Фәния Бәшәрова карап үстерә.

Мин исемнәрен телгә алган һәркемгә Аллаһының рәхмәте ирешсен, тормышлары матур, эшләре уң булсын, хәерле гомерләр насыйп итсен.

Фатыйма Абдуллина,
Колыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев