«Бердәм Россия» партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе XXXIX конференциясенең икенче этабы
Район хакимиятендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе XXXIX конференциясенең икенче этабы узды.
Чарада партиянең 25 башлангыч бүлекчәсеннән 46 делегат, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр:
– «Бердәм Россия» партиясенең Тукай җирле бүлекчәсенең алдагы чорга бурычлары турында;
– Татарстан Республикасы Тукай районы җирле үзидарәсе вәкиллекле органнарының бермандатлы округлары буенча депутатлыкка кандидатлар күрсәтү турында;
– бүлекчәнең җирле үзидарә депутатларын сайлауларда катнашу мәсьәләләре буенча вәкаләтләрен җирле сәяси Советка тапшыру турында;
– партиянең җирле бүлегенең сайлау алды программасын кабул итү турында;
– «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Тукай бүлекчәсе сайлау берләшмәсенең тулы һәм кыскача исемен раслау турында.
Тукай районы җирле үзидарә депутатларын алда торган сайлауларда яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча партиянең 170 әгъзасы һәм алдан тавыш бирүдә җиңүчеләр сайланды.
Конференция башланыр алдыннан партиянең яңа әгъзаларына тантаналы шартларда партия билетлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев