Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем көне белән!

Мәктәпләрдә 1 сентябрь көнне көтеп алынган беренче кыңгырау чыңлады. Капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан Бәтке мәктәбендә кыңгырауны беренче сыйныфка баручы балалар белән бергә район башлыгы Фаил Камаев та чыңлатты.  

Укучыларның һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга дип Бәтке урта мәктәбенә килгән Фаил Камаев районыбызның барлык мәктәп балаларын, педагогларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрик итте. «Белем көне – бик дулкынландыргыч бәйрәм. Һәр елны беренче сентябрьдә без җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, җанга якын сабакташларыбызны искә төшерәбез. Мәктәп – белем туплау, иҗади ачышлар ясау, кыю эшләр ниятләү, ихластан дуслашу өчен чиксез мөмкинлекләр бирүче ныклы нигез. Намуслы, иҗади фикерле кыю яшьләр тәрбияләү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия. Республикабызда төзелгән заманча мәктәпләр күп телдә белем бирү комплекслары белән бәйле программаларны гамәлгә ашыруда зур ярдәм. Республикабыз җитәкчелеге өчен яшь буынга ныклы белем, тәрбия бирү, мәгариф белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт беренче урында тора. Яңа мәктәпләр салына, булганнары төзекләндерелә, заманча җиһазландырыла. Шундый мәктәпләрнең берсе – Бәтке мәктәбе бүген укучыларны каршы алды. Барлык Бәтке авылы халкы, район җитәкчелеге исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада эшләп килүче программаларда катнаша алуыбыз өчен рәхмәтләребезне ирештерәсем килә», – диде район башлыгы. 
Белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы балалар өчен аеруча дулкынландыргыч булды бу бәйрәм. Бүләкләр дә алды алар: район башлыгы һәркайсына уку-язу әсбаплары җыелмасы тапшырды. Бәтке мәктәбе быел беренче сыйныфка 53 баланы кабул итте. Алар класс җитәкчеләре Гүзәл Фоатовна Нәҗипова, Лилия Фәритовна Портнягина, Зөлфия Илдаровна Рамазанова кул астында «А», «Б», һәм «В» сыйныфларында белем алачак. 
РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин укучыларны һәм укытучыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләде. «Без сезне көтеп алдык! Сезгә шушы көннән башлап мәктәбегез якын булсын. Тырышып укып әти-әниләрегезне сөендерегез!» – дип ул беренче сыйныфка килүчеләргә хәерле юл теләде.    
Укучылар: «Хыялның үзе кебек матур!» – дип мәктәпләре белән сокландылар. Ә мәктәп директоры Раушания Шаһимәрдәнова аларның хыялларын тормышка ашырган эшсөярләргә – Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка, подрядчыларга, укытучыларга, мәктәпнең техник хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерде. «Җиһазлар алырга ярдәм иткән иганәчеләргә,  сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерергә ярдәм иткән ата-аналарга зур рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә бөтенлек телим», – диде Раушания Әнвәровна. Мәктәпне яңа уку елына өлгертүгә көчләрен куйган кешеләргә – Григорий Николаевич Петровка, Эльвир Марселович Шәйхразиевка, Гумерза Бахтиярович Тажимовка, Фликс Өлфәтович Нәфыйковка Тукай районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.  
Район башлыгы үзе дә бүләксез калмады. «Мәктәпне гөл иткәнегез өчен», – дип ата-аналар аңа чәкчәк әзерләп алып килгәннәр иде. Беренчеләр исә рәхмәтләрен шигырьләр аша җиткерделәр. 
Түбәсенә ачык төстәге хәрефләр белән «Мәктәп» дип язып куелган белем йорты ерактан ук үзенә чакырып тора. Белем көне шушы бинада фән нигезләрен үзләштерәчәк 428 укучының һәм алар белән эшләячәк 35 педагогның күңелендә матур хатирә булып уелып калыр. Тыштан да, эчтән дә балкып торучы Бәтке мәктәбе могҗизалы белем иленә ишекләрен яңа сулышта киң  итеп ачты быел. 

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев