Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әбекәй әкиятләре» 

Безнең Теләнче Тамак авыл китапханә-сендә шушы көннәрдә «Әбекәй әкиятләре» дип исемләнгән яңа проектыбыз старт алды. Әлеге проектның асылы шунда – безгә кунакка килгән әкиятче әби балаларга Татарстанда яшәүче халык әкиятләрен укырга тиеш була. Шулай ук балалар биредә өстәл уеннары, буяулар, курчак театры белән мавыга ала.

Проектыбызның беренче катнашучысы – Теләнче Тамак авылында гомер итүче, лаеклы ялда булган әбиебез Бриллиант Шамил кызы Вәлиева. Ул башкорт халык әкиятен укыды, әкиятнең асылын җиткерде. Соңыннан Бриллиант апа балаларны халык уеннарына өйрәтте һәм тәмле чәй белән сыйлады. Балалар Әкиятче әби белән ешрак очрашырга теләк белдерделәр. Очрашу формасы бик мавыктыргыч һәм кызыклы булып чыкты, ә балалар мондый аралашудан ләззәт алды. 
Гөлназ Кәлимуллина, авыл китапханәчесе. 

/ Фото Гөлназ Кәлимуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев