Батырлык hәм кыюлык көне белән!
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус шикелле сыйфатларга ия булуларын раслый торган тантана.
Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү – туган илен чын күңелдән сөючеләрнең югары максаты. Һәм бу киләчәктә дә шулай булып калса иде. Ир-егетләр ил саклаучылар гына түгел, җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүчеләр, гаилә учагын җылытучылар, яклаучылар, саклаучылар.
Хәрби хезмәттәге якташларыбызга, мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә, әти-әниләренә исәнлек-саулык, рух ныклыгы теләп калам. Барысына да исән-сау әйләнеп кайту язсын.
Хөрмәтле ир-егетләребез, һәрвакыт шундый көчле булып калыгыз, якыннарыгызны тормышның ачы җилләреннән ышыклап яшәгез, кадерле ир-егетләребез! Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык телим.
Дамир Вәлиев, Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы хәрби комиссары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев