Басуда концерт
«Сәйлән» ансамбле кыр батырларына җырларын бүләк итте.
Новотроицкое авыл җирлегенең мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бүген «Кама» агрофирмасы комбайнчылары өчен искиткеч иҗади сюрприз әзерләделәр.
«Сәйлән» ансамбленең яшь йолдызлары кырда ук ялкынлы концерт бирделәр.
Агрокомплекс хезмәткәрләре бик шатландылар! Көчле алкышлар һәм уңышлар теләү артистларыбыз өчен иң яхшы бүләк булды.
Механизаторларыбызга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев