Башкалада хөрмәтләделәр
Республикабыз башкаласы Казанга 8 Март уңаеннан тантаналы кабул итүгә Тукай районыннан 12 хатын кыз барды.
Сөйкемле ханымнарны Халыкара хатын-кызлар көне белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм чарасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды.
Тукай районы делегациясе составында "Ел хатын-кызы. Ел ир - аты: хатын-кыз карашы” дип исемләнгән махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннәрнең әниләре һәм хатыннары. Алар арасында Иштирәк һәм Круглое Поле авыл җирлекләре башлыклары Гөлнара Гарифуллина һәм Эльмира Низамиева, «Гиндукуш» музее директоры Резеда Гарипова, Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе директоры Ләйсән Шамилова, Круглое Поле мәктәбенең математика укытучысы Светлана Рогова һәм Украинада махсус операция вакытында һәлак булган, Ватанның данлы улы Ленарның әнисе Калмаш авылыннан Шәмсиева Роза ханымнар бар иде.
/Фото белән Гөлназ Шакирова бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев