Яңалыклар

«Балкыш»ның сайлап алу туры узды

Районда «Балкыш-2019» республика балалар халык иҗаты фестиваленең «Без бергә» дип аталган сайлап алу туры узды.

Әлеге чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр hәм мәктәп укучылары – барысы 400ләп бала катнашты. Балалар вокал, хореография, халык вокаль ансамбле, инструменталь ансамбль, әдәби сөйләм, мода театры, театр куелышы номинацияләрендә сәләтләрен күрсәттеләр. 42 катнашучы 18 март көнне финалда очрашачак.


Нет комментариев