Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы өйдә генә укытуга сезнең караш

Без әлеге сорау белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Кайберәүләр өйдән торып белем алуны якласа, икенчеләре каршы.

-    Өйдән торып, интернент аша укып карадык бит инде. Бала иркенлеккә чыга, уку аксый, күңеле гел уенда була. Ата-аналар көн буена аны контрольдә тота алмыйлар бит. Мин каршы.
                                       Зөбәйдә Ильясова, Подсолнухи бистәсе


 -Инвалид бала өйдән торып укыса аңлашыла әле. Андыйларның өйләренә килеп укытучы мөгаллимнәргә мең рәхмәт. Бала өйдән генә укып йомылып бетә, аның психикасына да зыян килә. Ул яшьтәшләре белән аралашмагач киләчәктә ничек тормышка ярашыр?
                                             Сүрия Мәрданова, Ильбухтино авылы


-    Мәктәптәме, өйдәме тырыш бала үзенә кирәкле белемне ала инде ул. Иманлы бала кечкенәдән дөньяви фәннәр белән дини гыйлемне дә алырга тиеш.  Өйдә ата-анасы динле булсалар яхшы да, баланы якшәмбе мәдрәсәләренә дә йөртергә була. Авылларда әлбәттә  мәдрәсәләр юк, мулла бар бит, оештырсыннар укуны. Өйдән торып укуның үз файдасы бар, дип уйлыйм.
                                                    Хәмзә Ш. Чаллы шәһәре


- Хәзер интернент аша чит ил институтларында да белем алалар. Нигә өйдән торып укымаска? Шул ук дәресләрне тыңлыйсың, өй эшләрен эшлисең. Мин моны заманча дип уйлыйм. Мин үзем колледжда укыйм. Өйдә торып укытсалар бик теләп риза булыр идем. 
                                                 Айзилә Халикова, Татарстан бистәсе

 

- Балаң кеше булып, тормышны күреп, белеп үссен, дисәң мәктәптә укыт. Үзара аралашу, коллективка ярашу, ак белән караны аеру бары тик мәктәптә генә формалаша. Дуслар табу, түгәрәкләргә йөрү, бергәләп өмәләрдә катнашу- болар бит тәрбиянең нигезе. Өлкәннәрне хөрмәт итергә, кечеләргә юл куярга өйрәнү дә бары тик мәктәптә. Бала мәктәптә чыныга, гыйлем ала. 
                                            Рәгыйдә Харисова, укытучы
-
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев