Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар ялы буенча утырыш узды

Үткән атнада хакимиятнең утырышлар залында балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең ялларын, мәшгүльлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев рәислегендәге утырышта сүз агымдагы елда узачак ял итү һәм сәламәтләндерү кампаниясенең әзерлеге, эшнең үтәлеше турында барды. Әлеге чарада күзәтчелек органнары вәкилләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, ял лагерьләре житәкчеләре катнашты.

– Балаларның ялларын оештырганда безнең төп бурычыбыз лагерьларга барган чакта
һәм ял итү чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, – дип, Илфак Шамил
улы, утыршны ачып җибәрде.
Балаларның ялларын оештыруга әзерлек турында тулырак "Балкыш" лагере
директоры, белгеч Әлфия Шәйдуллина сөйләп үтте. Аннары, комиссия утырышында
күзәтчелек органнары вәкилләренә дә сүз бирелде.
ТРсы Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәре, Актаныш, Мөслим, Минзәлә һам
Тукай районнарындагы белгеч-эксперты Татьяна Ордина ял лагерьлары әзерлеген
санитар-эпидемиологик контрольдә тоту турында сөйләде. Янгын куркынычсызлыгын
тәэмин итү, җәйге чорда хокук бозулар, юл иминлеге буенча профилактика эшләре
турында да тиешле орган вәкилләре чыгыш ясады.
Тыңлап үтелгән чыгышлар нигезендә, комиссия район балаларының мөмкин кадәр
күбрәк өлешен оештырылган ял белән тәэмин итү (аерым исәптә торучы, авыр
тормыш шартларында яшәүче балаларны да күздә тотып), балаларның яшәү
урыннары буенча өстәмә белем бирү, мәдәният учрежденияләрен җәлеп итеп,
каникуллар вакытында балаларның мәшгульлеген, яшүсмерләрне эш белән тәэмин
итәрүне оештырырга кирәк дип, карарлар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев