Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар өчен салымны шәхси кабинеттан түләргә була 

Балигъ булмаган балалар исемендәге милек өчен салым түләү ата-аналар өстендә. Хәзер ата-ана бала өчен салым түләвен үзенең шәхси кабинеты аша да башкара ала. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моның өчен балаларын шәхси кабинетка беркетергә киңәш итә. 

Баланы ата-ананың кабинетына кушу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
– паспорт һәм баланың туу турындагы такныклыгы белән теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә;
– шәхси кабинетта «Профиль» бүлегендә «Семейный доступ» вкладкасына кереп, баланы шәхси кабинетка кертү өчен рәсми запрос җибәрергә;
– аннары баланың шәхси кабинетына күчеп, шунда махсус төймәгә басып, җибәрелгән рәсми запросны расларга кирәк.   
 Ата-аналарның шәхси кабинетларында баланы беркеткәннән соң, «Салымнар» бүлегендә балигъ булмаган балалар кергән исемлек килеп чыга. Салымнар банк картасы, онлайн-банк аша яки квитанцияне чыгарып, банкта да түләргә була.  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев