Балалар бәйрәме гөр килеп узды
Мәктәпләрдә укулар тәмамланган, җәй башланган, ял лагере эшли башлаган, Сабантуйлар гөрләгән вакыт. Менә шундый күңелле вакыйгалар белән башланып китте авыл җирлекләрендә балаларның җәйге ялы.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне Боерган төп белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм итеп үткәрелде. Иң элек мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Гыйләҗева балаларны бәйрәм белән котлады, уку елы дәвамында фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаган балаларның исемнәрен атады. Аннары чын бәйрәм башланды: Сабан туе гөрләде. Балалар үзләренең көчләрен Сабан туеның традицион уеннарында сынадылар: йөгереш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы, күз бәйләп чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөртү, кашык белән су ташу, «атлар» чабышы. Уеннар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бүләкләр дә мулдан иде, балалар күңеленә хуш килде.
Форсаттан файдаланып, балаларны бүләкләре белән сөендерүче даими иганәчеләребез - Айрат Арсланов, Рәсимә Әхмәтҗанова, Земфира Габдуллина, Гөлсинә Галиева, Людмила Фәттахова, Илгизә Шәйхуллинага олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аларга саулык-сәламәтлек, эшләренең гөрләп баруын, гаилә иминлеге телибез. Дөньялар имин, балаларыбыз шат булсын дигән теләктә калабыз, дип яза безгә Боерган мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бибинур Хәмәтова.
Сәмәкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре исә бергәләшеп җыелып, «Зиләйлүк» балалар бакчасы сабыйлары өчен махсус Сабантуй үткәрде. Бәйрәм төрле-төрле конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бөтен кеше дә канәгать калды, дип хәбәр итте Сәмәкәй авылының мәдәният йорты директоры Альфира Исхакова.
Мондый күңелле чаралар Кнәз, Калмаш, Бәтке, Түбән Суыксу, Новотроицкое авылларында, Комсомолец поселогында да үтте.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев