Балалар бер дә сынатмады
Яңа талантларны барлау, яшь талантларга иҗат ягыннан үсү мөмкинлеген бирү, аларга уңай шартлар тудыру, иҗади коллективлар арасында булган элемтәне ныгыту максатыннан, 24-27 ноябрь көннәрендә Ижау шәһәрендә балалар иҗаты халыкара бәйге-фестивале узды. Конкурс «Сәләт канатларында» дип исемләнгән проект кысаларында үткәрелде. Район данын яклап, әлеге фестивальдә район балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш...
Яңа талантларны барлау, яшь талантларга иҗат ягыннан үсү мөмкинлеген бирү, аларга уңай шартлар тудыру, иҗади коллективлар арасында булган элемтәне ныгыту максатыннан, 24-27 ноябрь көннәрендә Ижау шәһәрендә балалар иҗаты халыкара бәйге-фестивале узды. Конкурс «Сәләт канатларында» дип исемләнгән проект кысаларында үткәрелде. Район данын яклап, әлеге фестивальдә район балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Айдар Хөсәенов (Мусабай-Завод) «Инструменталь башкару» номинациясендә чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломга лаек булды (җитәкчесе Эльмира Җәләлетдинова). «Задоринки» хореография коллективы (Галина Щелконогова) татар һәм рус биюләрен башкарып, III дәрәҗә дипломы алды, дип хәбәр итте район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев