Янгында ике кеше һәлак булган
Яңалыклар

Янгында ике кеше һәлак булган

28 сентябрьдә «Восход-1» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Аны сүндергәннән соң коткаручылар ике кешенең гәүдәсен тапкан.

Һәлак булучыларның шәхесләре әлегә ачыкланмаган. 

Район прокурорының ярдәмчесе Гөлинә Хәйруллина эшне контрольгә алды. 

Прокуратура тикшерү оештыра, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Нет комментариев