Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азык-төлек җитәрлек

Азык-төлек базарындагы ситуацияне контрольдә тоту максатыннан Татарстанда оператив штаб төзелде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. «Безнең белгечләр һәр көнне кибетләргә чыгалар. Кайбер кибетләрдә кичтән бушаган киштәләр иртәнгә тутырып куела», – ди министрның беренче урынбасары Наил Залаков. 

Республикада продукция запасы җитәрлек, һәм ул, сатып алучыларның ихтыяҗларына карап, һәрвакыт тулыландырылып тора. Ритейлерлар кулланучылар ихтыяҗының болай күтәрелүе беренче мәртәбә генә түгел дип белдерә. Ул гадәттә ике атналап дәвам итә. Аннары сорау кими. 
«Бүгенге көндә без татарстанлыларны үз продукциябез белән тәэмин итәргә сәләтле. Халыкны сөт, йомырка һәм ипи белән тәэмин итү 100 процентны, шикәр һәм бәрәңге белән тәэмин итү 300 процентны тәшкил итә. Ә үсемлек мае нормадан алты тапкыр күбрәк», – дип билгеләп үтә министр урынбасары. 
«Без халыкны ажиотаж тудырмаска чакырыр идек. Бу сатучыларның продукция бәясен арттыруына гына китерә. Бәяләр, әлбәттә, антимонополия хезмәте тарафыннан тикшерелеп тора. Аның вәкилләре оператив штаб составына кертелгән, спекуляциягә юл куелмаячак. Бәяләр сәясәте турында безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә сөйләшүләр алып барылды», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев