Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Айрат Хәйруллин сөтне сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный

Дума депутаты фикеренчә, чит илләрдән кергән коры сөт махсус рәвештә үзкыйммәтеннән түбән хакка сатыла. Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бер литр сөтнең сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный. Айрат Хәйруллин сөткә бәя төшүне илнең иң зур проблемасы дип саный....

Дума депутаты фикеренчә, чит илләрдән кергән коры сөт махсус рәвештә үзкыйммәтеннән түбән хакка сатыла.

Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бер литр сөтнең сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный.

Айрат Хәйруллин сөткә бәя төшүне илнең иң зур проблемасы дип саный. "Беларусьтан безгә субсидияле сөт керде. Ул сөтнең бәясе базар бәясеннән түгел иде. Исәпләп карасаң, ул сөтнең бер литры 11 сум килеп чыга. Мондый бәя белән сатсак, без бер чыгымны да каплый алмыйбыз. Беларусьтан кергән коры сөт безнең базарның өстен аска әйләндерде. Нәрсәләр генә булып бетмәде. Машиналарга һәм башка чыгымнарга акча җитсен өчен, сөтнең бер литры кимендә 25-26 сум булырга тиеш", - ди Айрат Хәйруллин.

Шулай да Айрат Хәйруллин 11 март көнне узган Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең Бөтенроссия форумы пленар утырышында Россия Президенты чыгышыннан соң канәгать калуын белдерде. Депутат иген үстерү буенча да, авыл хуҗалыгы буенча да сөйләшенгән сүзләрнең нәтиҗәсе булыр дип саный.

Айрат Хәйруллин - Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Сөт җитештерүчеләр берлеге президенты, «Эдельвейс Корпорейшн» һәм «Кызыл Шәрык агрохолдингы» берләшмәләрен оештыручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев