Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылны игенчеләр яшәтә

Республикабыз кырларында урып-җыю эшләре тәмамлануга якын-лаша. Соңгы мәгълүматларга караганда, басу-кырлардагы ашлыкның 83 проценты урып-җыелган, хәзерге вакытта язгы бодайны суктыру ба-ра. Татарстан буенча гектарыннан 15,7 центнер уңыш чыга. Бүген рес-публикада барлыгы 2 млн тоннадан артык икмәк җыелды. Безнең ра-йон уңыш буенча алда бара – җирлегебез басу-кырларыннан бер гектар-дан уртача 22,7 центнер ашлык алына. Бу уңышларда район җирлеген-дә хезмәт куючы крестьян-фермер хуҗалыкларының да өлеше зур. Кал-мия авылында эшләп килүче «Вилданов» КФХда арпаның гектарыннан 25,1 центнер, язгы бодайдан 23 центнер уңыш чыга. Уртача уңыш гек-тарыннан 24,4 центнер тәшкил итә. «Яздан бирле бер тапкыр да яңгыр төшмәгән басулар бар. Шуңа да, елына карата, бу күрсәткеч яхшы», – диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.   

Эш урыны булса – авыллар яшәр
Эш урыннары булса, авыл яшәячәк. Сала халкын эш белән тәэмин итеп, авылны яшәтүчеләр – авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җитештерү коопе-ративлары, КФХлар. Шунысы сөенечле, «Вилданов» КФХда тәҗрибәле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән беррәттән яшьләр дә күңел биреп эшли. Басу түрендә төшке ашка туктаган яшь механизаторлар – Калмия егетләре Ринат Гатиятуллин, Илмир һәм Фирзәр Шәфыйковлар белән сөйләшәбез. Яшьләр урып-җыюда тугызынчы сезоннарын эшлиләр икән. Ринат Гатиятул-лин биш ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, мөстәкыйль рәвештә штурвал артына утыруына дүрт ел.
– Баштагы елларда «Дон»да эшләдем, үткән ел CLAAS комбайнына утырдым. Бу комбайнда эш өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, – ди яшь механизатор. 
Бертуган Фәнзәр, Фирзәр, Илмир Шәфыйковлар әтиләре һөнәрен сайла-ганнар. Гомере буе механизатор булып эшләгән, бүген дә хуҗалыкта хезмәт куючы Илһам Шәфыйков улларын үз үрнәгендә тәрбияләгән, авыл тормы-шына, туган җиргә карата мәхәббәт уята белгән, эшнең кадерен белергә өй-рәткән. Илмир белән Фирзәр комбайнда булса, Фәнзәр бүген басуларны туң-га сөрүдә.
– Бу гаилә ил табынын икмәкле итүдә зур өлеш кертә. Ел тәүлеге КФХда эшләүче механизаторлар Альберт Әһлиев, Флюр Галиуллин, Илдар Таһи-ров, Рәҗәп Гобәйдуллин, Владимир Винокуров, Сергей Кожевников язгы чә-чү һәм тырмалауда, басуларны агротехник чаралар белән эшкәртүдә, туңга сөрүдә һәм кышын техника ремонтлауда, җәен-көзен урып-җыюда һәм мал азыгы әзерләүдә зур тырышлык куялар. Һәрберсе хакында бары тик мактау сүзләре генә әйтергә була, – ди «Вилданов» КФХ идарәчесе Ирек Вафин. 
– Газинур Вилданов Калмиядә КФХ оештырып авылга икенче сулыш өр-де. Эш урыннары барлыкка килде – яшьләр авылда кала башлады. Гомере буе авылда яшәгән кешегә олыгайган көнендә үз нигезендә «учак»ның сүнмә-вен белеп-тоеп яшәве дә бәхет. Икенчедән, җанга якын туган җиреңнең басу-кырлары эшкәртелүе, күкрәп үскән игеннәрне күрү күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Кайбер район авылларында җимерелеп беткән терлек бинала-рын күргәч йөрәк әрни. Бездә меңләгән баш мал-туар асрала торган ферма эшләп тора. Боларны бары тик авылда гомер иткән кеше генә төбенә төшеп аңлыйдыр ул. Аннары, шунысын да әйтәсебез килә, көн дә кибеткә «Вилда-нов» КФХ пекарнясында пешкән кайнар ипекәй килеп тора. КФХ җитәкчесе Газинур Вилдановка, аның кул астында эшләүче барлык хезмәткәрләргә, игенче, терлекчеләргә шушы катлаулы чорда йогышлы чир тимәсен дибез, барысына да сәламәтлек телибез. Рәхмәт аларга, – диләр Калмия авылында гомер итүче өлкәннәр.

Яхшы уңыш – уртак хезмәт җимеше
– «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы барлыгы 2919 гектар сөрүлек җирләрен эшкәртә. Шуның 688 гектарында күпьеллык үләннәр, калганы – чәчүлек җирләр. 165 гектар җирдә силоска салу өчен кукуруз үстерелә. 126 гектар җирдә – орлыкка рапс, быел 100 гектар җирдә орлыкка көнбагыш үс-тердек. Бөртекле ашлык культураларыннан арпа 396 гектарны, язгы бодай 445 гектар җирне били. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан 20 тонна «Экада» сортлы элиталы орлык алып, 90 гектар җиргә чәчкән идек, гектарыннан 28 центнер уңыш чыкты. Үзебезнең «Юбилейный» сортлы орлыктан урып-җый-ган бодайны тарттырган оннан пекарняда ипи салабыз – камыр ашлары пе-шерү өчен клейковинасы яхшы. Шуңа да Калмия һәм тирә-як авыл халкы ипине яратып ала, – дип сөйли Ирек Вафин.    
– Хуҗалыкта 1000 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 360ы – савым сыерлар. Тәүлеклек савым уртача 5000 литр тәшкил итә. Малларны уңышлы кышлату өчен терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләүне максат итеп куй-дык. Быелгы катлаулы елны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен бик авыр мәсьәлә бу. Бүгенге көнгә 4230 тонна сенаж салдык. Шуңа өстәп, кукуруз да өметле генә булып өлгереп килә – вегетатив массасы яхшы күренә. Быел, дө-ресен әйтергә кирәк, бер тонна сенажның бәясе 3 мең сум тора. Арпа, бодай 1,5 мең сум. Шуңа күрә, сенаж һәм силос базлары тулы булса, маллар тук һәм көр булачак. Уңышның нигезе эшнең яхшы оештырылуыннан, һәр кеше-нең үз хезмәтенә намуслы каравыннан тора. КФХ җитәкчесе Газинур Вилда-нов яхшы эшләгән кешенең хезмәтен күрә һәм бәяли белә. Хуҗалыкта хезмәт куючы кешеләргә бушлай рулоны белән салам, пай җирләре өчен халыкка арпа, бодай таратыла. КФХда эшләүчеләргә хезмәт хакы үз вакытында, ти-ешле күләмдә түләнгәч, хезмәткәрләрнең күңеле үсә, булсын дип эшлиләр, – ди идарәче.  
Газинур Вилданов һәм аның идарәчесе Ирек Фатыйхов район авыл ху-җалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертүләре белән хөрмәткә лаек кеше-ләр. Менә шундый үз җирен яратучы, булдыклы ир-егетләр хезмәт куйган җирдә уңышка ирешеп була, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида-рәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. 

 / Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев