Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл кибетләре: бар да тәртиптәме?

Авыл кешесенә тиешле дәрәҗәдә сәүдә хезмәте күрсәтү, алар сораган товар белән тәэмин итү җирлекләрдәге кибетләр өстендә. Сату үзәкләренең күбесен шушында яшәүче яки шәһәрдә теркәлгән эшмәкәрләр ачкан. Бу кибетләрдә хуҗалык өчен кирәкле бөтен әйберне дә табып була.

Авыл халкы өчен азык-төлек сатучы кибетләр аеруча кирәк. Ипине дә шуннан алалар, мал асрамаучыларга сөтен, маен, тутырмасын да кайтарып кына торалар.
Спиртлы эчемлекләр дә авыл кибетләрендә шактый күп сатыла. Аларның барысы да аксиз маркалымы, ЕГАИС системасы аша тикшерү үткәнме, гомумән, сыйфаты дәүләт стандартларына туры киләме? Әлеге һәм башка сорауларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын эзләп Тукай районы башкарма комитетының икътисад бүлеге дәүләт алкоголь комиссиясе белән берлектә даими рәвештә авыллардагы сәүдә нокталарына рейдлар үткәрә.
Чираттагы рейд Борды һәм Түбән Суыксу авылларында урнашкан магазиннарга булды. Комиссия составындагы «Алкоторг» оешмасы вәкилләре биредә бар яктан да стандартларга туры килгән спиртлы эчемлекләр сатылуын күрделәр. Киштәләрдә барлык товарлар да уңайлы итеп, сатып алучыларга күренерлек итеп урнаштырылган.
 Быел республикабызда туган телләр елы, аннан соң Татарстанда татар һәм рус телләре тигез дәрәҗәдә дәүләт телләре булып санала. Район икътисад бүлеге белгечләре кибетләрнең күрсәткеч такталары ике телдә язылуга да игътибар иттеләр. Кайбер кибетләрдә русча гына язылган, кичекмәстән моны төзәтергә кушылды.
Район авылларында урнашкан сәүдә нокталарына мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк. Әгәр дә сезнең авылда ялган аракы, суррогат алкоголь продукциясе саталар икән, редакциягә яки район икътисад бүлегенә шалтыратырга була. Кибетләрдәге сәүдә нормаларының бозылуы хакында да хәбәр итә аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев