Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл чикләре киңәя

Үткән җомгада Новотроицкое авылының мәдәният йортында авыл территориясен киңәйтүгә багышланган чираттагы халык тыңлаулары үтте.

Анда «Энергия» җир корпорациясе» җәмгыяте, районның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге, «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте вәкилләре катнашты.

– Әлеге тыңлаулар проектка төзәтмәләр кертүгә багышланган һәм аның төп максаты – торак пунктының чикләрен киңәйтү. Яңа проект буенча, авылның чикләре Сарман районы ягына, 147 гектарга кадәр киңәер дип көтелә. Торак пунктының чиге исә, авыл хуҗалыгы җирләренең шәхси торак төзелеше өчен җирләргә әйләндерү хисабына күчереләчәк, – дип сүз башлады халык алдында «Энергия» җир корпорациясе» җәмгыяте вәкиле Татьяна Тедеева.

Шулай ук, Татьяна Олеговна сүзләренә караганда, шәхси йорт төзелеше өчен булачак яңа җирләрнең 20 проценты (3 гектарга якын җир) җирле үзидарә органнарына, социаль-мәдәни объектларны төзү максатына тапшырылачак. Ягъни, киләчәктә биредә балалар бакчасы, мәктәп, амбулаторий, универсаль спорт комплексы кебек объектлар калкып чыгар дип көтелә. Моннан кала, әлеге җирләрнең тагын 20 проценты ТРның резерв фондына, мохтаҗ гаиләләрне җир белән тәэмин итү өчен күчерелгән инде. Новотроицкое авылына кушылачак яңа җирләрдә исә нигездә ике катлы 813 йорт төзү күздә тотыла.

Тыңлауларга килгән авыл халкын исә «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте өчен яңа чистарту корылмаларының төзелүе яки өстәмә киңәйтү соравы да нык борчыды.

– Без «Чаллы-Бройлер» территориясендәге чистарту корылмалары урнашкан җирләрне дә тиешле категорияләргә китерүне күздә тотабыз. Чаллы шәһәренең канализация челтәренә юынтык сулар агызучы әлеге чистарту корылмаларын өстәмә киңәйтү, яңаларын төзү булмаячак, – дип тынычландырды халыкны очрашу ахырында Татьяна Тедеева.

Алсу Тимерханова.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев