Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Авылда теркәлгән яшьләр күп, ләкин анда яшәүчеләре һәм эшләүчеләре генә аз

Халык җыеннарының чираттагылары Иске Абдул һәм Сәмәкәй авылларында оештырылды.

Очрашулар башланыр алдыннан, авыл халкы район бүлекләре белгечләренә җир, пенсия, субсидия, матди ярдәмгә кагылышлы сораулары белән мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт иүче егетләрнең ата-аналарын хәрби комиссар Дамир Вәлиев бүләкләде. Бүгенге көндә Ватан сагында Иске Абдул авыл җирлегеннән ике егет, Сәмәкәй авыл җирлегеннән дүрт егет тора.

Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина әйтүенчә, 5 ел эчендә 35 бала дөньяга килгән, үлүчеләр саны 88гә җиткән. Күрсәткечләрне чагыштырсак, үлүчеләр саны туучыларныкына караганда 2,5 тапкырга күбрәк булуын күрәбез. Яшьләр пропискада күп булса да, авылда эшләп, яшәүчеләр бик аз, дип үз борчуын белдерде җирлек башлыгы. Ел дәвамында авылга кайтып, өйләр сатып алып төпләнгән кешеләр арасында 85 проценты пенсионерлар икән. Әйтеп үтелгән күңелсез хәлләрнең тагын берсе - кешеләрнең мал-туарны, көтүгә чыгармыйча, авыл урамнарына, ферма территориясенә чыгарып җибәрүләре. Уңайлы бит, иртән торып көтү куасы юк, йокы туйгач, капканы ачып сарык, кәҗә, сыерларны урамга җибәрәсең дә, тамаклары туеп кайтканнарын көтәсең. Югыйсә, иген басуларын эшкәртүгә, чәчүгә күпме финанс чыгымнары тотылган. Шулай да, 2015 елда штрафлар салынмады. 2016да яңача эшли башларбыз, тәртип бозучыларны административ җаваплылыкка тартачакбыз, дип кисәтте авыл җирлеге башлыгы.

Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов чыгышыннан соң, Күгәш авылында яшәүчеләр юл ачу проблемасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Күгәш һәм Чыршылы авыллары арасындагы юлның ачылмаганы, тракторга ягулык юклыгы турында белдерделәр. Авылларында табиб та юк икән - халык «Татарстан» совхозы поселогына йөри. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырсалар да, юл ябык. Әлеге мәсьәлә контрольгә алынды. Сәмәкәй авыл җирлегендә яшәүче Мөнәвир Мөхәммәтдинов җирлектә башкарылган эшләр өчен халык исеменнән рәхмәтен әйтте. Ул район вакыйгаларын даими яктыртып баручы «Якты юл» газетасына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев