Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл яшьләре өчен иҗади конкурс игълан ителде

Бәйгедә катнашу өчен "Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!" темасына эссе язарга кирәк. Россия авыл яшьләре союзы авыл җирендә яшәүче иҗтимагый лидерларны ачыклау максатыннан бәйге игълан итте. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйге РФ аграр-җитештерү сәясәте һәм табигатьтән файдалану Федерация Советы...

Бәйгедә катнашу өчен "Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!" темасына эссе язарга кирәк.

Россия авыл яшьләре союзы авыл җирендә яшәүче иҗтимагый лидерларны ачыклау максатыннан бәйге игълан итте. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге РФ аграр-җитештерү сәясәте һәм табигатьтән файдалану Федерация Советы комитеты, Президент грантлары Фонды белән берлектә үткәрелә. Анда 18 яшьтән алып, 35 яшькәчә авыл активистлары катнаша ала. Алар авыл җирендә эшмәкәрлек, белем бирү, мәдәният яки спорт өлкәсе, сәламәтлек саклау һәм гражданлык активлыгы юнәлешләрендә уңыш казанган булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен 2018 елның 10 апреленә кадәр http://rssm.su/news/main/3489 сайтында электрон гариза бирергә һәм "Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!" темасына эссе язарга һәм портфолио (Диплом, Грамота, Рәхмәт хатлары) эләргә кирәк.

Конкурсның экспертлары - Иҗтимагый палата, Федерация Советы, дәүләт хакимияте һәм фәнни өлкә белгечләре.

Җиңүчеләрне Россиянең бер субъектында үз юнәлешләре буенча белем күтәрү мөмкинлеге, кызыклы мастер-класслар, экспертлар лекциясе, шәхси үсеш буенча тренинглар, яңа дуслар, бер төрле уйлаучылар командасында онытылмаслык мизгелләр һәм тәҗрибә көтә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, авыл яшьләре федераль ресурс үзәге каршында профильле экспертлардан торган яшьләр бергәлеге оешачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев