Авыл эчендәге юлларны кардан чистарту өчен кем җаваплы
Газетаның рәсми сайтында райондагы юлларны чистарту турында хәбәр чыкканнан соң, Мәләкәстә яшәүче Лилия Вәлиуллина үз авылларында бу эшнең торышыннан ризасызлыгын белдереп, фикерен юллаган иде. Әйтергә кирәк, территориаль юллар чисталыгы өчен «Татавтодор» АҖ,,а ә авылдагылары өчен авыл Советы җаваплы. Шуңа, сорауны без авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецовага җиткердек. «Авыл эчендәге юлларны...
Газетаның рәсми сайтында райондагы юлларны чистарту турында хәбәр чыкканнан соң, Мәләкәстә яшәүче Лилия Вәлиуллина үз авылларында бу эшнең торышыннан ризасызлыгын белдереп, фикерен юллаган иде. Әйтергә кирәк, территориаль юллар чисталыгы өчен «Татавтодор» АҖ,,а ә авылдагылары өчен авыл Советы җаваплы. Шуңа, сорауны без авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецовага җиткердек. «Авыл эчендәге юлларны чистарту буенча без шәхси эшмәкәр Наил Сафин белән килешү төзедек. Ул юлга кар сала башлаган саен, ихтыяҗдан чыгып, чистартып китә. Ул күпкатлы йортларның ишегалларындагы автомобиль юлларына да керә. Эшмәкәр җирлектәге барлык дүрт авылга да хезмәт күрсәтә. Миңа әлегә кадәр дәгъва белән мөрәҗәгать итүчеләр булмады», - диде ул. Күпкатлы йортларның подъезд яннарын кардан арындыруда идарә компаниясе җаваплы. Биредә «Доверие» оешмасы эшли. Аның җитәкчесе Вера Игнатьеваның белдерүенчә, аларның хезмәт күрсәтү территориясе - подъезд яннары, отмостканың 1,2 метр тирәлеге һәрдаим чистартылып торыла. Мәләкәстә ишегалды җыештыручы бер кеше эшли. Соңгы вакытта карның нык күп явуына карамастан, ул өзеклекләр тудырмаска тырышты, диде хезмәт күрсәтү оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев