Аулаш авылында Изге чишмәбез яңартылды
Чишмә - чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Ул минераль тозларга бай. Чишмә суы - авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.
Йортларыбызга күптән инде су торбалар аша килә, яшь киленнәрнең көянтәләр тотып суга барулар инде тарих булып калды. Ә шулай да ни өчендер чишмәләребезнең сихри көче үзенә тартып тора. Анда чишмә җырын тыңлап, җаныңны сафландырасың; тирә-якка күз ташлап, кабатланмас табигать матурлыгы белән хозурланасың; шифалы һәм татлы суын эчеп, тәнеңә сихәт аласың. Чишмә - сәламәтлек нигезе. Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк. Безнең табигатебез бай, ләкин табигый байлыкларыбыз чиксез түгел. Чишмәләрне чистартып, карап торсаң гына, аларның гомере озын була. Шунысы куандыра - соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Авыл картлары белән бергә яшьләр дә чишмәләрне чистарту, саклауда башлап йөриләр.
Арабызда шундый кешеләр булуы күңелне куандыра. Тукай районы Аулаш авылы егете Олег Герасимов битараф булмаган затлардан. Бер карашка гади генә егет, эшчеләр гаиләсендә тәрбияләнгән. Хәниф бабасының кул эшләренә өйрәтүеме, Ольга әбисенең хезмәт сөючәнлек тәрбияләвеме, белмим, әмма бу егет ел саен диярлек изге эшләр эшләп тора. Сабан туе, өлкәннәр көненә үткәрелә торган бәйрәмнәрдә һәр ел диярлек булыша ул, Аулаш авылының зиратын да яңартучы Олег булды. Быел да тик тормады ул - Аулаш авылы чишмәсен яңартты. Туган якка кайтучылар, үтеп баручылар бу чишмә суының тәмле, шифалы икәнен белеп, суын татып карамыйча үтмиләр. Аны Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Яңа бина, уңайлы баскыч, яшь чыршылар янында ял итү урыны - болар барысы да чишмәләрне хөрмәт итүчеләргә Олегтан зур бүләк. 200 елдан артык хезмәт иткән, кайчандыр Иван абый Асанов карап торган чишмә суы инде качкан булган, казу эшләреннән соң ул җирдә дүрт чишмә башы тапканнар, аларны торбалар аша берләштереп су яңадан «якты дөньяга кайткан».
Чишмәләр кешегә тормыш алып барыр өчен генә кирәк түгел. Алар - рухи көч, дәрт чыганагы да. Табигатьнең бөек могҗизасы, тормышның нигезе булган чишмәләребез яшәсен. Җиргә бәрәкәт, илгә иминлек теләп, мәңге челтерәсеннәр. Ә инде үзләренең көчен кызганмаган тынгысыз җаннарга рәхмәтне Ходай үзләре теләгән теләкнең үтәлүе белән кайтарсын!
Гөлсинә Жиляева,
Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры.
Фото язма авторы тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев