Атмосфера фронты Татарстанга болытлы һава һәм кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк
Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген, 10 апрель, җомга көнне, республикабыз территориясенә атмосфера фронты якынлаша. Табигатьтәге әлеге үзгәрешләр ничек чагылыш табачак соң?
Күк йөзенә карасак, көн дәвамында ул болытлы булачак. Аерым урыннарда кыска вакытлы язгы яңгырлар явып үтүе көтелә. Шуңа күрә үзегез белән зонтик алу артык булмас. Температурага килгәндә, көндез җылылык +7° дан +12° ка кадәр күтәреләчәк. Җил юнәлешен үзгәртәчәк. Төньяк-көнчыгыштан исүче җил агымнары әкренләп көньяк-көнбатышка алышыначак. Җилнең тизлеге секундына 6 метрдан артмас дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев