Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Архив бинасының видео-күзәтү җайланмаларын ватканнар

Район Эчке эшләр бүлеге штабыннан хәбәр итүләренчә, узган атнада дежур частька 123 мөрәҗәгать кергән. 

Нефтебаза поселогында урнашкан яңа архив бинасының видеокүзәтү җайланмаларын һәм яктылык датчигын ватканнар. Бу кырын гамәлдә шушы поселокта яшәүче 25 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул Тукай муниципаль районы бюджетына 17583 сумлык зыян китергән. 
«Чулман» бакчачылык ширкәтендә яшәүче 62 яшьлек ир-ат үз участогыннан әйберләре югалганын ачыклаган. Килгән зыян 11800 сумлык булган. Карак әлегә табылмаган. 
21 марттан 22сенә каршы төндә Олы Шилнә авылында яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз кредит картасындагы 72 мең сум акчасын мошенникларга «бүләк иткән». Аңа алдакчылар бер сайтта приз оттыгыз дип шалтыратканнар. Нәтиҗәдә хатын-кызның акчасы да юкка чыккан, приз да булмаган. Мошенникларның кем булуы ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев