Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрельдән социаль түләүләр арта

Апрель аеннан социаль пенсияләр һәм һәм дәүләттән бирелә торган айлык социаль түләүләр күләме 4 процентка арта. Индексация барысы 860 тукайлыга кагылачак, аларның 815е социаль пенсияләр алучылар. Күтәрелгәннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 8019 сум булачак. Инвалид балаларга түләнә торган социаль пенсия исә уртача 11903 сумны тәшкил итәчәк. Сугышта яраланган инвалидларның...

Апрель аеннан социаль пенсияләр һәм һәм дәүләттән бирелә торган айлык социаль түләүләр күләме 4 процентка арта. Индексация барысы 860 тукайлыга кагылачак, аларның 815е социаль пенсияләр алучылар.

Күтәрелгәннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 8019 сум булачак. Инвалид балаларга түләнә торган социаль пенсия исә уртача 11903 сумны тәшкил итәчәк.

Сугышта яраланган инвалидларның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның (ике пенсия алучыларның) пенсияләре 28400 һәм 31700 сум тәшкил итәчәк.

Эшләми торган пенсионерларга минималь пенсия билгеләнгән очракта, ул региондагы яшәү минимумына тигезләштереләчәк. Ягъни пенсия яшәү минимумыннан кимрәк икән, аңа социаль түләү өстәләчәк.

Августта исә эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре артачак. Ул 2015 елда исәпләнгән пенсия балларына карап билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев