Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Апрель ахырында Татарстан халкын кыска эш атнасы һәм озын яллар көтә

2026 елның апрель ае дүрт көнлек эш атнасы белән тәмамланачак. Татарстанның җитештерү календаре нигезендә, соңгы эш атнасы 27 апрельдә башланып, 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Апрельнең соңгы эш көне — пәнҗешәмбе, 30 апрельгә туры килә. 1 май бәйрәм көне булганга, бу көнне эш вакыты бер сәгатькә кыскартылачак.

Кыска эш атнасыннан соң ук республика халкы рәхәтләнеп ял итә алачак. Беренче май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр сузылып, өч көн дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, май аенда ял көннәре Россия буенча 12 көнгә сузылса, Татарстан халкы  13 көн ял итәчәк. Республикада өстәмә ял Корбан бәйрәме уңаеннан бирелә.

2026 елда, биш көнлек эш атнасын исәпкә алганда, Татарстан халкы барлыгы 121 көн ял итәчәк. Республикада яшәүчеләр бу көннәрдә дәүләт һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәчәк.

Н.Туганов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев