Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аны яратып әниебез дип атыйлар

Иртән үк эш башланыр алдыннан хакимият бинасы янына шактый таушалган «Москвич» машинасы килеп туктый. Шоферы инвалид Касыйм аганы ерактан танып алам. Култык таягына таянып, ипле генә ветераннар оешмасына кереп барышы. «Кая җыендыгыз болай иртәләп?» - дип соравыма ул оешма җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллинаның Теләнче Тамакка картлар йортына барасын әйтә. Гөлфидә ханымның...

- Мин кабинет кешесе түгел. Телефоннан күрсәтмәләр биреп, түрәлек итүне яратмыйм. Миңа җанлы эш кирәк. Шуңа йөрүдән иренмим, кешеләр, өлкәннәр белән аралашудан тәм табам, дәрт-дәрман алам, - дип сөйләгәне хәтердә Гөлфидә Гыйниятуллинаның.

Бу юлы да картлар йортында яшәүчеләр аны ягымлы каршылады. Һәр бүлмәгә кереп, ничек яшәүләре, тукланулары, күңел ачулары турында сорашты. Туганнары, балалары барлыгын да белеште. Һәркайсының зарын тыңлап, кулдан килгәнчә, шефлык итүче оешмалар белән бергә, ярдәм буласын әйтте. «Вәгъдә иман», дигәндәй әйткән сүзенең бераздан үтәлүе күңелендә канәгатьлек хисе уятты.

Теләнче Тамакның һәр кешесен биш бармагыдай белә Гөлфидә. Чөнки ул биредә 30 елга якын укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Ире мәктәп директоры Зөфәр Гыйниятуллин машина авариясендә һәлак була. Аның директорлык эшен дәвам итү Гөлфидә өстендә кала. Балалар да үсеп җитеп, Казанның югары уку йортларын тәмамлап, Чаллы каласына урнашалар. Гөлфидә ханым лаеклы ялга чыгып, 1998 елны Чаллыга күчеп килә һәм инвалидлар оешмасы рәисе урынбасары, бер елдан рәисе булып эшли башлый. Табигый оештыру сәләте көчле булганга элеккеге җитәкчесе Миркадәм Матшин салган юлны тагын да баетып, җанландырып җибәрә. Теләнче Тамакта чагында инвалидларны һәм ветераннарны берләштергән, үзе оештырган «Хәзинә» клубы үрнәгендә башлангыч оешмаларда шундый аралашу үзәкләре барлыкка килә. Башлангыч чорда Гөлфидә Гыйниятуллина алар эшчәнлеген күзәтеп, юнәлеш биреп, район оешмасының ышанычлы булышчысына әверелдерә. Бер үк вакытта ветераннар оешмасы рәисе урынбасары, берничә елдан соң рәисе итеп тә сайлап куела. Шулай итеп, шактый кыска штат белән электәге ике оешма йөгенә җигелеп, армый-талмый тартып китә. 17 елдан артык һәр ике оешма республикада сәламәт яшәү рәвешен җәелдерү, сугыш ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшыртуда, үзешчән сәнгатькә һәм спортка җәлеп итү ягыннан алдынгылардан саналды. Һәр елны җәен ветераннарыбыз республикабызның истәлекле урыннарына - Биләргә, Болгарга, Алабугага, Казанга сәяхәт ясыйлар. Күңелле ял итеп кайталар, туган якка мәхәббәтләре арта иде. Бу сәяхәтләрне оештыруда иганәчеләргә һәм оешманың актив әгъзасы, электә автотранспорт предприятиесе башлыгы булып эшләгән Юрий Бузинга бик рәхмәтле Гөлфидә ханым. Үзенә дә игелекле гамәлләре өчен күп рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә. Инвалид балалар өчен үткәрелә торган Сабан туйларын оештырып, сабыйларның ихлас рәхмәтләре һәм шатлыклары хезмәтенә искиткеч зур бәя. Ә авылдан алдакчылар тозагына эләгеп милексез калган әбекәйнең яки сукбайга төшкән бабайның хәленә кереп, закон нигезендә дөрес юл күрсәтүче дә, юатучы да бит әле ул Гөлфидә ханым. Шуңа күрә аны олысы да, кечесе дә зурлап: «Безнең икенче әниебез», дип атап йөртәләр. Ул үз эшчәнлегендә тәҗрибәле ветераннарга, активистларына таянып эш итте. Андыйлардан Әнисә Зиннәтуллина, Мулланур Сабиров, Юрий Бузин, Александр Волков, Николай Самойлов, Заһидә Нәбиуллина һәм җирле оешма җитәкчеләре Хәния Газизова (Калмаш), Тамара Кузьмина, Наҗия Хәлиуллова (Борды), Илгизә Мортазина (Түбән Суыксу), Наҗия Вәлиева, Надежда Галицкая (Комсомолец), Флүзә Сәлимова (Боерган), Фәридә Фәрхетдинова (Мусабай-Завод) күп төрле башлангычларны кулланып, иҗади эшләүләре өчен чиксез рәхмәтле.

Гөлфидә ханымны Республика ветераннар (пенсионерлар) оешмасы советы рәисе Хәбир Газиз улы Иштирәков ветераннар белән нәтиҗәле һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә озак еллар уңышлы эшләве өчен республика Мактау кәгазе белән бүләкләде. Гөлфидә Рәүфовна ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган Рәхмәт хатлары белән горурлана.

Сезне, Гөлфидә Рәүфовна, күркәм юбилеегез белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм ветераннарыбыз арасында озак вакытлар бергә эшләвегезне теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев