Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җан һәм тән дәвасы бирәләр

Безнең Яңа Сарайлы авылында чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек  гаилә яши. Рәфыйк Миннерәхим улы  Гыйльфанов дүрт балага менә дигән әти, мәчетебезнең имамы, хатыны Гөлназ Гомәр кызы, авылыбызның хөрмәтле фельдшеры. Бу гаилә авылыбызга 2006 елны килеп урнашкан иде. Үзем шушы авылда туып-үскән кеше мин.  Элек бездә мәчет тә, медпункт та юк иде. Бабайлардан калган мәчетнең манарасын 1949 елда кистеләр дә, клуб ясадылар. Медицина ярдәме кирәк булса Иске Гәрдәле авылы медпунктына йөрдек. Хәзер авылда шәфкать туташының булуы үзе бер бәхет. Гыйльфановлар күчеп килгәч, Гөлназга эш урыны булсын өчен ул вакыттагы авыл советы депутаты Рәфыйк Батталов тиз генә клубта бер бүлмә бирде, Гөлназ шунда авылдашларны кабул итә башлады.

2008 елда барлык тирә-як авылларда мәчетләр төзелде. Безнең Яңа Сарайлы гына ятим булып мәчетсез яши бирде. Авылыбызга мәчет кирәклеген Рафыйк Гыйльфанов та аңлап, төзелеш өченакча җыю эшен башлап җибәрде. Авыл җирлеге җитәкчеләре дә мәчет төзетүне аңа тапшырдылар. Башланган эш беткән эш, дигәндәй Аллаһ йортын булдыру өчен  “Гигант” хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл советы, Чаллыда яшәүче авылдашлар, үзебезнең Яңа Сарайлы халкы бик ярдәм итте. Имамыбызның тәвәккәллеге, гаять зур тырышлыгы аркасында бер җәй эчендә мәчетле булу бәхетенә ирештек. Мәчет төзелеп беткәч Рафыйк Гыйльфановны бер тавыштан авыл халкы имам итеп сайлап куйды. Хәзрәтебез Ак мәчет каршында оештырылган имамнарны укыту курсларына йөрде, гыйлем үзләштерде. Әле җитмәсә 2007 елда мәчетебез янында медпункт төзелде. Район җитәкчеләрнең ярдәме булды, аларга рәхмәт.
 Шулай итеп Яңа Сарайлының уртасында иркен җирдә 12 ел буе мәчетебез балкып тора. Аллага шөкер дини бәйрәмнәребез үткәрелә, намаз лар укыла.
Медпункта эшләүче Гөлназ тәүлекнең кайсы гына вакытында чакырсаң да тиз арада килеп җитә, ярдәм күрсәтә. Минем үземә 83 яшь, өйгә килеп дәвалый. Имамыбыз Рәфыйк хәзрәткә һәм шәфкать туташы Гөлназга бөтен авылдашлар исеменнән рәхмәт. Берсе җаныбызны иман белән дәваласы, икенчесе тәнебезне шифалы куллары белән савыктыра.

 

Галия Зиатдинова,
Яңа Сарайлы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев