Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын медальле Василий Самойлов

Князево авылында яшәүче Василий Самойлов әле генә туксан яшен тутырды.

Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә, Василий Алексеевич кечкенәдән өлкәннәргә булышып үсә. Ул чор балаларына бик авыр була, ашарга ризык, кияргә кием җитми. Мәктәпне тәмамлагач та Василий совхозда эшли башлый. 20 яше тулгач Совет армиясе сафларына алалар. Ул вакытта хәрби хезмәт өч ел була, әмма Самойловка артыгын да хезмәт итәргә туры килә. Өч ел да алты айдан соң гына туган авылына кайтырга насыйп була аңа. 
Энергиясе, көче ташып торган яшь егеттән авылда калуын сорыйлар. Ул «Татарстан» совхозында учетчик булып эшли башлый. Василий бик башлы була, һәр санны истә калдыра, исәп-хисапны төгәл алып бара. Аның шундый тырыш хезмәтен күреп мактап торалар, еллык нәтиҗәләр ясаганда рәхмәт сүзләрен дә күп ишетә ул. Василий Самойловка җаваплы хезмәт йөклиләр, аны бригадир итеп билгелиләр. Сугыштан соңгы елларда колхоз-совхозларны күтәрү күп көч сорый. «Татарстан» совхозында яңа фермалар, торак йортлар төзелә. Василий Алексеевич җитәкләгән бригада бу эшләрдә дә алдынгылыкны бирми, тынгысыз җитәкче көнне-төнгә ялгап үзе дә кулына корал алып эшли.
1960 елның башында Яр Чаллы шәһәрендә ВДНХ күргәзмәсе үтә. Менә шунда хезмәт алдынгыларын да сәламлиләр. Күргәзмәдә «Татарстан» совхозының ирешкән уңышлары иң түргә куела, башкаларга үрнәк булып тора. Шунда тырыш хезмәте өчен Василий Самойловны алтын медаль белән бүләклиләр. 
Самойлов бригадасының даны республикага тарала. Василий Алексеевичны Татарстан Республикасы делегациясе составында тәҗрибә тупларга чит илләргә дә җибәрәләр. Ул Венгериядә, Чехословакиядә булып кайта. Алып кайткан тәҗрибәсен үзләренең совхозында куллана башлый, башкаларны да өйрәтә. Тырыш хезмәт бушка китми, аның нәтиҗәләре совхозны социалистик ярышта җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Василий Алексеевичның шәхси тормышына килсәк, авылдашы Нина Ивановна белән алар 1957 елда кавышалар. Инде бергә яшәүләренә 65 елга якын вакыт узган. Икәүләп өч кыз, бер ул үстергәннәр. Бүгенге оныклар, оныкчыкларга карап юаналар.  
Василий Самойлов хезмәт ветераны, архивында бихисап мактау кәгазьләре, дипломнар, рәхмәт хатлары саклана. Ул әле пенсиягә чыккач та биш ел эшли. Аннан соң авылның ветераннар советы эшләрендә актив катнаша. Хәзер дә миңа 90 тулды дип тормый, күп чараларда катнаша, күңеле көр, йөзе ачык.
Василий Самойлов Князево авылының иң хөрмәтле кешеләреннән берсе. Аны яраталар, киңәшләренә колак салалар. Ә ул яшь буынны бүгенге тыныч, җитешле көннең кадерен белергә чакыра. Без Василий Алексеевичка исәнлек-саулык телибез, йөзгә кадәр яшәгез әле, дибез.

Мәүлетҗан Хисамиев.
/ Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев