Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмагачлар чәчәк койганда

– Ә син нишләп ятасың монда? Өемнең түр башына кем яткырды сине? Бар, үз өеңә кайт. Сине югалтканнардыр...

 

Хатыны кабат хәтерен югалтты. Әле иртән генә бик әйбәт сөйләшкән иде. Яшь чакларын искә алдылар. Сәриясе авырайган вакытларда кочаклап тынычландырасы килә Рифнең, тик урыннан тора алмый шул. Бу тормышында үз аякларында йөри алмас инде ул. Үлем дә янына килергә чыккач адашты ахрысы. Кеше күзләренә карап озак ятмасын иде дә... Балаларга да тоткасыз чемодан икәнен белә. Аларның да сабырлыгы озакка җитмәс. Калган гомерен Картлар йортында үткәрерме?!. Әлегә ул хакта уйламаска тырыша. Тик әзерләнә. Үз аталарын да илтеп тапшыралар. Ә ул – үги әти. Юк, начар үги әти булмады. Сәриясе белән җигелеп дөнья көттеләр. Балалары өчен тырыштылар. Хатынының балалары өчен... Үзенекеләр аны гафу итә алмады. Алар аны моннан 30 ел элек югалтты...

Ул заманда колхозларда алдынгы эшчеләрне хөрмәт итә беләләр иде. Җыеп, Казанга концерт-театрларга алып баралар, шифаханәләргә юлламалар биреп, җир кешеләрен ял да иттерәләр. Озак еллар эшләдең, син дә ялга лаек, дип, Рифкә дә юллама тоттырдылар. Нинди юллама?! Сарай тулы мал-туар, өй тулы бала-чага. Илүсәсен ничек ялгызын калдырсын?! Кырт та кисми, риза да булмый, юлламаны алып кайтып, сервантка куйды. Кичке аш ашарга утыргач, сүз арасында гына: «Миңа путевка бирделәр әле... санаторийга...» – диде. Аш бүлеп йөргән хатыны аңа җәлт кенә карап куйды.

– Соң... ни уйладың?..

– Уйламадым, алып кайттым да сервантка куйдым әнә.

– Бәй, хөрмәт итеп биргәч, бушка калырмы?..

– Белмим. Нәрсә әйтәсең соң, карчык..

– Буыннарың сызлаштырып интектерә, бәлки, файдасы тияр. Әле бакча эшләренә ерак. Мал-туарны олы малай белән карап торырбыз...

– Шулай дисеңме... дәвалану комачау итмәс иде анысы...

Риф барырга булды. «Балалар кул арасына керә. Тынычлап дәвалан», – дип озатып калды Илүсәсе.

Ике кешелек бүлмәгә ачкыч бирделәр аңа. Бүлмәдәше инде күптән килгән. Мондагы тәртипне тиз генә аңлатып чыкты Гали. «Дәвалану өчен моннан да шәп урын юк инде, – дип көлде. – Тәнне дә, җанны да давалыйсың».

Буыннар өчен биргән дәваларны алды да, Гали белән кичке ашка китте. «Әйдә, минем монда танышлар бар инде. Шулар янына барып утырыйк», – диде Гали. Подносын тоткан Риф аның артыннан иярде.

«Ямансуларга өлгермәдегезме әле?» – диде Гали, ике хатын ашап утырган өстәл янына урнашып. Болар күптән ял итүчеләр, сөйләшер сүзләре дә бар икән инде. Риф тә танышты. Сөйләшә-сөйләшә ашадылар да, бергәләп һава суларга чыктылар. Гали Рифкә сөйләгәндә генә үзен кыю тоткан икән, хатыннар белән бик әдәпле сөйләште. Кичке танцыда очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Риф бүлмәсенә керде дә сузылып ятты. Өйдәгеләр ничек икән дип уйлап ятканда, буталыпмы, адашыпмы, уена бүген танышкан Сәрия килеп керде. Кечкенә генә буйлы, көлсу күзләр, саргылт чәчләрен баш түбәсенә җыеп куйган. Күзләрен тутырып карап сөйләшә. Иреннәрендә һәрвакыт елмаю. Мин-минлеге дә юк, шул ук вакытта артык гади дә түгел. Гәүдәле Риф янында ул кечкенә кошчык кебек. Кулга алсаң да сизелмәс. «Мамык кебек кенәдер», дигән уйдан үзе дә оялып, әйләнеп ятты. Тукта, ул бит монда буыннарын дәваларга килде, Гали әйтмешли, җанын түгел...

Кичен Риф Сәрияне биергә чакырды. Талгын музыка астында зур учын Сәриянең биленә салуга эчтән ниндидер бер кайнар дулкын йөгерде. Күптән болай дулкыннар йөгергән юк иде Рифтә. 17 ел яшәгән хатыныңа, күрәсең, ияләшәсең. Дөнья мәшәкатьләре басканда әллә нинди дулкыннар хакында уйларга да, аларны сизәргә дә көч калмыйдыр. Күнегелгән гадәт буенча яшисең, назлар да ялкыннан пыскып янган учакка әйләнә бугай... Ул бар, ләкин инде аны наз дип әйтергә тел әйләнми. Урыслар тиккә генә «супружеский долг» дип әйтмидер.

 

Шифаханәгә Сәриянең беренче килүе генә түгел икән. Авыл интеллигенциясе исәбендә йөргән хатын ел саен бакча эшләре башланганчы килеп дәваланып, ял итеп китәргә вакыт таба икән. Ире күптән үлгән. Тол хатын 3 бала үстергән. Алар инде мәктәп тәмамлап, читкә чыгып киткәннәр. Риф үзенең биш баласы хакында әйтмәскә уйлады. Ул Сәрияне генә тыңлады. Югыйсә хатыны артык күп сөйләшә башласа да, ачуы килә иде. Монда Сәрияне сәгатьләр буе тыңлап утырырга әзер икәнен аңлады. Алар һәр кичне бергә уздырды. Якынлыклары биюдән ары үтмәде. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар кебек тоелды Рифкә. Уртак кызыксынулары да бар икән: икесе дә – бакчачы. Агроном һөнәрен үзләштергән Риф бакчаны белеменә таянып үстерсә, Сәрия хатын-кыз интуициясе, хатын-кыз күзәтү-тәҗрибәләреннән чыгып карый икән. Икесе дә алмагачлар чәчәк койган вакытны ярата булып чыкты. Дөнья ул вакытта ап-акка төренә. Әйтерсең, буранлап җылы кар ява. Юк, озак бармый ул мизгелләр. Ләкин шул мизгел Риф күңелен бик нык кытыклый. Хатыны, киресенчә, алмагачлар шау чәчәктә утырган вакытны ярата.

Реклама

Рифтән күпкә алдан килгән сүзгә оста Гали кайтып китте. Җанын дәвалады микән юкмы, монысы Рифкә билгесез булып калды. Артык сүзләр сөйләргә дә, тыңларга да яратмый Риф. Ул сораштырмады, Гали сөйләмәде. Буранлап кар яуган көн иде ул. «Бүген һава сулап йөреп булмас», – диде ашаганда Риф Сәриягә. «Бәлки, минем бүлмәгә килерсез. «Домино» табып алдым. «Домино» сугарбыз».

– «Домино» уйный белмим. Укыган китабымның иң кызык урынына җиттем. Кичне бүлмәдә генә уздырам, танцыга да бармыйм, – диде Сәриянең бүлмәдәше. Әллә чынлап, әллә үзенең артык кеше булачагын алдан ук чамалап.

Кичен Рифнең бүлмә ишеген шакыдылар. Сәрия!

– Күршем башын күтәрми китап укый. «Домино» сугу күңеллерәк булыр дип кердем әле менә.

Ике кешегә генә «Домино» сугу бик кызык тоелмады. Берничә кат уйнаганнан соң, читкә этеп куйдылар. Кабат яраткан темалары бакчачылык турында сөйләшә башладылар. Сәрия авыллары Сөйкә елгасы буена урнашкан икән. «Алма бакчам артыннан гына елга агып уза. Яр буе тал-тирәк. Андагы сандугачлар сайравын ишетсәң иде... Бик матур бездә», – диде ул. Сәрия сөйләгән урыннарны Риф күз алдына китерергә тырышып утырды. Әнә шул елга буенда Сәрияне куенга аласы иде дигән уй узып китте.

– Мине кунакка чакырсаң...

– Нәрсә сөйлисең син, Риф, нинди кунак уйнау. Без бит инде бала-чагалар түгел...

Ә минем бала-чагага әйләнәсем килә...

Теләгенә башкача каршы килә алмады Риф. Сәрия янәшәсенә күчеп, аны кочаклап алды. Зур итеп ачылган көлсу күзләрдә усаллык чаткылары күренмәде. Алар, киресенчә, сизелер-сизелмәс кенә дымланып, ымсындырып, үзенә тартып тора иде. Күзләре генә түгел, озын ак муены да... Килешле генә күренеп торган умрау сөяген дә бармак очлары белән сыйпап узасы килде Рифнең. Хатынның кечкенә гәүдәсен кочагына алып, бар җирен үбеп чыгасы иде... Һәм ул үбү колак артыннан башлап әкрен генә муен тирәсенә күчте. Җиләк кебек өлгергән хатын ир назына каршылык күрсәтмәде. Еш-еш сулыш алуыннан да, бөтен гәүдәсе белән Рифкә тартылуыннан да аның назга сусаганы сизелә иде... Ул әкияти төн таңга кадәр сузылды. «Әле дәрт-дәрман бетмәгән икән бит. Майга ут салып торсаң, дөрлисе дә дөрлисе икән», – дип уйлады күзләрен йокы баскан ир.

Икенче көнне инде ул дөнья җимертеп яшәрлек егете булып уянды. Буыннарының сызлавы сизелми кебек тоелды. Иркә караш ташлаган Сәрия кабат дөрләтте аны... Юк, бу хайвани дәрт түгел. Бу күпкә югарырак бер хис иде... Рифнең бәхетенә, аңа һаман бүлмәдәш кертмәделәр. Алар Сәрия белән көннәрен генә түгел, төннәрен дә бергә уздыра башлады. Әйтерсең, алар дөньяда икәү генә. Башка беркем юк. Юк, дөньяда гына түгел, галәмдә алар икәү генә... Әнә шуннан әйләнеп кайтасы килми иде Рифнең, тик аерылышыр көннәр якынлашканнан-якынлашты.

– Шулай да мин сиңа кунакка киләм әле, – диде Риф, Сәрияне автобуска озата баргач.

– Шаярмыйк, Риф. Сөйләмәсәң дә, гаиләң барын беләм. Безнең ялгышыбыз сер булып шушында калсын. Чыгармыйк, дөньяга. Зинһар, очрашулар эзләү хакында уйлама да. Барысын да оныт. Мин дә онытырга тырышырмын. Күпме тапкырлар шифаханәгә килеп, болай сөртенгәнем юк иде, – диде дә Сәрия, тиз-тиз генә автобуска кереп утырды.

Автобус кузгалып китте. Үзенең уйлары белән Риф ялгызы басып калды.

 

(Дәвамы бар.)

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X