Алдауның яңа юлын тапканнар
Мошенниклар халыкны дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша алдый башлаганнар.
Мошенниклар, шалтыратып, үзләрен техник ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм шәхси мәгълүматларның читкә чыгуы турында хәбәр итәләр. Моны «туктату» өчен алар шәхси кабинетка кергәндә телефонга килә торган смс-кодны үзләренә җибәрүләрен сорыйлар. Шулай итеп мошенниклар порталда шәхси кабинетка юл ачалар. Алар анда субсидияләр, банк займнары рәсмиләштерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев