Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара

Кичә, 21 июньдә, Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакльнең беренче премьерасы булды.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезонның соңгы премьерасын - Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Алай түгел, болай ул" комедиясен тәкъдим итә. Кичә, 21 июньдә, беренче премьера булды. Спектакль тагын бер тапкыр - 29 июньдә күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итте.

Туфан Миңнуллинның "Алай түгел, болай ул" әсәре моннан күп еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә.

Спектакльдә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Камалиева, Зөлфәт Закиров катнаша. 

Театр артисты Гөлчәчәк Хафизова әйтүенчә, спектакльдә буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр чагылыш таба, һәм алар тормышчан итеп бирелгән.

Спектакльнең жанры «комедия-скетч» дип билгеләнгән. Комедия "Аты-исеме кем?", "Аерылабыз, хуш инде", "Ага сулар", "Айлы кичтә бакчада" дигән 4 мөстәкыйль бүлектән тора. Театр артисты Зөлфәт Закиров әлеге 4 бүлектә 6 артистның 26 образ башкарын әйтеп узды.  "Һәр бүлек - ул үзе микроспектакль. Алар үзенчәлекле сюжетларга корылган. Берсе икенчесен кабатламый", - диде ул.

Спектакльдә җырлар оркестрга кушылып башкарыла. Комедия Туфан Миңнуллинга хас үтемле юмор белән сугарылган. Артист Ренат Шәмсетдинов спектакльдә Туфан Миңнуллин текстының тулаем, үзгәртелмичә җиткерелүен хәбәр итте.

  • Спектакльнең режиссеры һәм сценография авторы — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры — Алия Хәмзина. Хореографы — Раушан Шәехов.

Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Алай түгел, болай ул" комедиясе тагын бер тапкыр 29 июньдә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев