Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алабуга шәһәрендә булып кайттык

Күптән түгел Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр, шулай ук анда эшләүче хезмәткәрләр Алабуга шәһәренә сәяхәт кылып кайттылар. Бу турыда безгә хәбәрчебез, интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова язып җибәрде.

- Сәяхәтебез 4 сәгатькә сузылды. Шул вакыт эчендә без Алабуга шәһәренең тарихи урыннары буенча йөрдек, музей-тыюлыкны күрдек, фотоларга төштек, гомумән, хозурланып һәм гаҗәпләнеп йөрдек. Без Иван Шишкинның музей-йортын, Чертово городищены, Надежда Дурованың музей-утарын, Тройсын чиркәвен карап-йөреп чыктык, шулай ук Шишкин буаларына сокландык.

Алабуганы, чын мәгънәсендә, Татарстанның милли тарих асылташы дип атарга була. Алабуганы күргән кеше Татарстанның борынгыдан килгән мирасына сокланып, онытылмаслык тәэсирләр алып, тагын монда әйләнеп кайту теләге белән китә. Безнең теләк тә нәкъ шундый булды. Тарих белән якыннан таныштык, истәлеккә үзебезгә сувенирлар һәм Алабуга прәннекләре сатып алдык. Әлеге сәяхәтне оештырган Ринат Миргазиян улы Габдрахмановка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ураза аенда кылган саваплы эшләре үзенә меңе белән кире әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз, - диелгән иде хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев